Пәнҗешәмбе
25.04.2024
22:35
Исәнмесез! Гость
RSS
 
Минҗановларның гаилә сайты
Төп Регистрация Керү
Минҗановлар династиясенең тарихы »
...

Меню

Теглар

Мини-чат

Статистика

Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Сайтка керү

Минҗановларның педагогик династиясе тарихы

Марсель Михаил улы Минҗанов 1941 елда Арча районы Апаз авылында туа. 1949 елда Апаз җидеьеллык   мәктәбенең 1 нче классына укырга керә. 1956 елда 7 классны тәмамлап Кенә урта мәктәбенә укырга керә. 1959 – 1964 елларда КДПИның физика-математика факультетында укый, аны тәмамлагач Казанбаш урта мәктәбендә педагогик хезмәтен башлап җибәрә.

1965 – 1968 – Арчаның 1 нче номерлы мәктәбендә укыта.

1968 – 1971 – Наласа сигезьеллык  мәктәбендә директор.

1971 – 1979 – Хәсәншәех сигезьеллык  мәктәбендә завуч.

1979 – 1988 – Хәсәншәех сигезьеллык  мәктәбендә директор.

1989 – 1992 – Апаз урта мәктәбендә физика укытучысы.

1992 – 2001 – Хәсәншәех урта мәктәбендә директор.

1976 елда "Халык мәгариф отличнигы” ("Отличник народного просвещения”) күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Педагогик стажы 36 ел.


Минҗанова Гөлнур Шәрәфулла кызы (Минҗанов Марсельнең тормыш иптәше) 1949 елның 25 гыйнварында Апас районы Түбән Биябаш авылында  гади колхозчы гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында ала. 1964 елда Урта Биябашта сигезьеллык  мәктәпне тәмамлый. 1964 – 1968 елларда Арча педагогия училищесында укып башлангыч класс укытучысы һөнәрен ала. Үзенең педагогик эшчәнлеген Хәсәншәех сигезьеллык  мәктәбендә башлангыч класс укытучысы буларак башлап җибәрә. 1969 – 1971 елларда Наласа мәктәбендә география укыта. 1971 – 1977 – елларда Хәсәншәех мәктәбендә рус теле һәм география укытучысы булып эшли. 1977 елдан 2004 елга кадәр Апаз урта мәктәбендә рус теле һәм рус әдәбияты укыта. 1980 елда читтән торып укып КДПИның филология факультетын тәмамлый. 2004 елдан лаеклы ялда. 2003 елда Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә. Педагогик стажы 35 ел.





Аларның өч балалары да Минҗановларның педагогик династияләрен дәвам иттеләр.

Минҗанов Фарсель Марсель улы (олы уллары) 1970 елның 23 маенда  Арча районы Апаз авылында туа. 1977 – 1986 елларда Апаз урта мәктәбендә укый. Аны алтын медаль белән тәмамлый. Казан Дәүләт Педагогия Институтында укый. 1991 – 1997 елларда Апаз урта мәктәбендә физика укыта, 1997 – 1999 – Хәсәншәех мәктәбендә информатика укытучысы булып эшли. 1999 елдан Арча районы Яңа Кишет урта гомуми белем мәктәбе директоры, информатика укыта. 2008 елда "Почетный работник общего образования РФ” исеменә лаек булды. Педагогик стажы 19 ел.








Минҗанова (Фәйзрахманова) Энҗе Фарук кызы (Минҗанов Фарсельнең тормыш иптәше) 1974 елның 3 октябрендә  Балтач районы Кенәбаш авылында туа. 1982 – 1990 елларда Балтач мәктәбендә укый. 1990 – 1994 елларда Арча педагогия училищесында белем ала. 1994 елда Балтач районы Кенәбаш башлангыч мәктәбендә эшли. 1995 елда Балтач гимназиясенә күчеп, башлангыч класс укытучысы булып эшли башлый. 1998 елда Минҗанов Фарсель белән гаилә кора. Читтән торып укып 2000 елда КДПИның география факультетын тәмамлый. 1999 елдан Яңа Кишет урта гомуми белем мәктәбендә башлангыч класс укытучысы, югары классларда биология укыта. Педагогик стажы 16 ел.







Хөсәенова (Минзянова) Айгөл Марсель кызы 1972 елның 30 январендә Арча районы Апаз авылында укытучылар Минзянов Марсель һәм Гөлнур гаиләсендә икенче  бала булып дөньяга килә. 1979- 1987 елларда Апаз урта мәктәбендә укый .8 нче классны 5 кә генә тәмамлаганнан соң, әти- әни һөнәрен дәвам итәргә уйлап, Арча педагогия училищесына укырга керә. (Ул елларда педучилищеда Илдус һәм Флера Сагдиевлар, Сания Сибгатулловна, Марсель һәм Софья, Габделхәй Файзрахмановлар, Илүсә Садвокасова, Фоина Галеевна, Кәдрия Бәдриевна, Булат Минхаиров,   Г.Бахтияров , Рәшидә һәм Мөнирә Ахметовналар, Г.Каюмова, Сәвия Сабировна кебек үз эшенең фанатлары булган  көчле педагоглар белем бирә.) Башлангыч укытучысы белгечлеге алып, 1991 елда Балтач районы Карадуган авылына  эшкә билгеләнә. Булачак тормыш иптәше Хәсәенов Фәнис белән нәкъ  шушы мәктәптә танышалар. 1995 елда тагын бер яшь укытучылар гаиләсе барлыкка килә. Гаиләгә куаныч өстәп, бер-бер артлы дөньяга 3 кыз бала туа. Айгөл 1991-1997 елларда читтән торып  КГПУ ның  филология факультетын тәмамлый .  Хәзерге вакытта Карадуган мәктәбендә укыта. Педагогик стажы 19 ел.




Хөсәенов Фәнис Илдус улы (Айгөлнең тормыш иптәше) 1969 елның 9 октябрендә Балтач районының Карадуган авылында колхозчы  Хөсәенов Илдус һәм колхозның баш бухгалтеры Фәһимә гаиләсендә туа. 1977-1987 елларда Карадуган мәктәбендә белем ала. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, КГПИның физкультура факультетында укый. 3 елдан соң читтән торып укуга күчеп, туган авылында физкультура укыта. Карадуганда җирле үзидарә башлыгы булып эшли.  Гаилә корганнан соң шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. Балтач районында  һәм Арчада сәүдә нокталары булдыра. Педагогик стажы 5 ел.




Минҗанов Айзат Марсель улы (кече уллары), 1977 елда укытучылар гаиләсендә туа. 1983 – 1995 елларда Апаз урта мәктәбендә укый. 1991 – 1995 елларда Арча педагогия училищесында белем ала. 1995 елда Хәсәншәех урта мәктәбенә физкультура укытучысы итеп билгеләнә. Ике ел эшләп, КДПУның физкультура факультетына читтән торып укырга керә. 2002 елда университетны тәмамлый. Хәзерге көндә Хәсәншәех урта гомуми белем мәктәбендә физкультура укыта. 2010 елда Арча районы күләмендә үткәрелгән "Ел укытучысы” бәйгесендә җиңү яулады. Педагогик стажы 15 ел.





Нурмөхәмәтова Сәлимә (Минҗанов Марсельның  апасы) 1936 елда Арча районы Апаз авылында туа. 1954 – 1971 елларда Мирҗәм балалар бакчасында тәрбиясе булып, 1971 – 1992 елларда бакча мөдире булып эшли. Тормыш иптәше Нурулла белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Педагогик стажы 38 ел.


Фәтхиева (Нурмөхәмәтова) Рәмлә Нурулла кызы 1960 елда Арча районы  Пөшәңгәр авылында туа. 1975 – 1979 елларда Арча педагогия училищесында, 1979 – 1990 елларда КДПИда укый. 1984 елдан 1990 елга кадәр Казан шәһәре Мәскәү районының 55 номерлы мәктәбендә укыта. 1990 елдан бирле Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 номерлы татар гимназиясендә башлангыч класс укытучысы булып эшли. Район, шәһәр һәм Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының грамоталары белән бүләкләнгән. Педагогик стажы 26 ел






Фәтхиев Марат Фоат улы (Рәмлә Нурулла кызының тормыш иптәше) 1958 елда Минзәлә шәһәрендә туа. Армия сафларында хезмәт итә. 1984 елда КДПИның география факультетын тәмамлый. 1984 елда Казан шәһәре Мәскәү районының 118 номерлы мәктәбендә укыта,бер елдан 55 номерлы мәктәпкә күчә. 1990 елдан Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 номерлы татар гимназиясендә эшли. Район, ГУНО һәм Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының грамоталары белән бүләкләнгән. Педагогик стажы 26 ел.







Фәтхиев Артур Марат улы 1981 елда Казан шәһәрендә туа. 1999 елда 2 номерлы гимназияне тәмамлап,  Идарә итү Академиясе "ТИСБИ”га укырга керә. 2004 елда аспирантурада укып икътисад теориясе һөнәре буенча укытучы булып эшли. 2008 елда икътисад фәннәре кандидаты. Хәзерге вакытта ИЭУПда өлкән укытучы. Педагогик стажы 6 ел.





Фәтхиева Алинә Марат кызы 1988 елда туа. 2 нче номерлы гимназияне тәмамлагач ТДГПУның чит телләр факультетына укырга керә. 5 курста укып Казан шәһәре Совет районының 18 номерлы мәктәбендә үзенең педагогик эшчәнлеген башлап җибәрә. Педагогик стажы 3 ел.







Хөснетдинова (Нурмөхәмәтова) Рәйсә Нурулловна (Сәлимә апаның икенче кызы) 1961 елда Арча районы Пөшәңгәр авылында туа. Апаз сигезьеллык  мәктәбен тәмамлагач Арча педагогия училищесына укырга керә. 1981 елны училищены тәмамлап Арча районының Мирҗәм авылы балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә кайта. 1987 елдан Арча районының Урта Пошалым балалар бакчасын җитәкли. Педагогик  стажы 29 ел.

Аның кызы Римма КДПУ тәмамлап татар теле укытучысы булып эшли башлады






Заһидуллин Габделхак Шәрәфулла  улы (Минҗанова Гөлнурның абыйсы) 1987 – 2004 елларда Питрәч районы Ленино – Кокушкино мәктәбендә хезмәт һәм технология укытучысы булып эшләде. Педагогик стажы  17 ел.








Аның олы кызы – Җамалиева (Заһидуллина) Гүзәлия Габделхак кызы 1970 елда Арча районы Апаз авылында туа. Казан педагогия училищесын тәмамлаган. 1988 елдан Питрәч районы Ленино – Кокушкино урта мәктәбендә башлангыч класс укытучысы булып эшли. Педагогик стажы  21 ел.






Икенче кызы – Мифтахова (Заһидуллина) Алсу Габделхак кызы 1971 елда туа. Казан педагогия училищесын, аннан соң КДПИын тәмамлап Казан шәһәренең 72 номерлы мәктәбендә башлангыч класс укытучысы булып эшли. Педагогик стажы 20 ел.








Кече кызлары Заһидуллина Ләйсән Габделхак кызы (1976 – 2006) КДПИның физика – математика факультетын тәмамлап 1998 – 2006 елларда Биектау районы Шәпши урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшләде. Педагогик стажы 8 ел.








Уллары – Заһидуллин Марат Габделхак улы 1998 – 2007 елларда Питрәч районы Надеждино мәктәбендә физика укытучысы булып эшләде. Педагогик стажы 9 ел. Аның тормыш иптәше Зәйнуллина Дания Мәхмүт кызы 1995 елда Казан педагогия училищесын тәмамлап Питрәч районы Надеждино урта мәктәбендә башлангыч классларны укыта.





Мифтахетдинова Дания Рәхим кызы (Минзянов Марсельнең туганнан-туган апасы Кәүсәриянең кызы) шулай ук педагогик белемгә ия, һәм Казан шәһәре балалар бакчаларының берсендә 23 ел тәрбиче булып эшләде.

 

Мухарлямов Ренат Камил улы (Минзянов Марсельнең туганнан-туган апасы Кәүсәриянең улы Ренатның кияве) педагогик белем алып Балтач гимназиясендә физкультура һәм ОБЖ фәннәрен укыта. Педагогик стажы 7 ел.

 

Насретдинова Розалия Марс кызы (Минҗанова Гөлнурның апасы Нуриянең кызы) 1981 елда Канаш педагогия училищесын тәмамлап, Канаш шәһәре №16 балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Педагогик стажы 29 ел.

  

Минҗанова Энҗе Фарук кызының туганнан-туган сеңлесе Фәйзрахманова Тәслимә Зиннур кызы 1995 елдан башлангыч класс укучыларына белем бирә. Балтач гимназиясендә эшләде. Хәзерге вакытта Балтач районы Кенәбаш башлангыч мәктәбен җитәкли. Педагогик стажы 15 ел.

Безнең педагогик династия 2010 нчы елда дөнья күргән "Призвание ставшее судьбой. Педагогические династии Республики Татарстан" исемле китапта лаеклы урын алган.


Баннерлар
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Баннер Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов

Һава торышы

Эзләү

Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Архив