Чәршәмбе
24.04.2024
22:58
Исәнмесез! Гость
RSS
 
Минҗановларның гаилә сайты
Төп Регистрация Керү
Информация о сайте »
...

Меню

Теглар

Мини-чат

Статистика

Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Сайтка керү

     

                                                                                                                                                                                                             Минҗанов Фарсель Марсель улы  1970 елның 23 маенда  Арча районы Апаз авылында туа. 1977 – 1986 елларда Апаз урта мәктәбендә укый. Аны алтын медаль белән тәмамлый. Казан Дәүләт Педагогия Институтында укый. 1991 – 1997 елларда Апаз урта мәктәбендә физика укыта, 1997 – 1999 – Хәсәншәех мәктәбендә информатика укытучысы булып эшли. 1999 елдан Арча районы Яңа Кишет урта гомуми белем мәктәбе директоры, информатика укыта. 2008 елда "Почетный работник общего образования РФ” исеменә лаек булды. Педагогик стажы 21 ел.




Минҗанова (Фәйзрахманова) Энҗе Фарук кызы (Минҗанов Фарсельнең тормыш иптәше) 1974 елның 3 октябрендә  Балтач районы Кенәбаш авылында туа. 1982 – 1990 елларда Балтач мәктәбендә укый. 1990 – 1994 елларда Арча педагогия училищесында белем ала. 1994 елда Балтач районы Кенәбаш башлангыч мәктәбендә эшли. 1995 елда Балтач гимназиясенә күчеп, башлангыч класс укытучысы булып эшли башлый. 1998 елда Минҗанов Фарсель белән гаилә кора. Читтән торып укып 2000 елда КДПИның география факультетын тәмамлый. 1999 елдан Яңа Кишет урта гомуми белем мәктәбендә башлангыч класс укытучысы, югары классларда биология укыта. 2012 нче елда "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән белән бүләкләнде. Педагогик стажы 18 ел.





Минҗанова Фирүзә Фарсель кызы 2003  елның 8 февралендә Арча районы Яңа Кишет авылында туа. 2009 нчы елда Яңа Кишет урта мәктәбенең 1 нче классына укырга керә. Кечкенәдән бик кызыксынучан, иҗади бала. Рәсем ясарга, пластилиннан искиткеч матур әйберләр әвәләргә ярата. Шигырьләр язгалый. Мәктәп, район, республика һәм Рәсәй күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә актив катнаша һәм призлы урыннар яулый.
Баннерлар
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Баннер Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов

Һава торышы

Эзләү

Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Архив