1. "Күзикмәк" (Кыстыбый)
Искиткеч тәмле әниемнең рецепты:
1 стакан сөт
1/2 пачка маргарин (элеккеге зур пачка турында сүз бара)
1 йомырка
аз гына тоз һәм чәй содасы
Он кушып уртача катылыкта камыр басасы. Өлешләргә бүлеп җәясе (табаның төбе зурлыгында). Коры табада ике ягын да пешереп бәрәңге боламыгы сылыйсы. Сыер мае белән майлап, тәмләп чәй эчәсе.

2. Ялкауларча чәк-чәк
1 пачка кукуруз таякчыклары
200 гр. сыер мае
1 стакан песок
150-200 гр. бал
Бал, май, песокны эретәсе һәм кайнатып чыгарасы. Зуррак савытка кукуруз таякчыкларын бушатып, кайнар массаны агызасы, болгатасы һәм чәк-чәкне кирәкле формага кертеп тәлинкәгә өясе. Суыныр өчен 30 минутка суыткычка куеп торасы.
