Төрле-төрле, тәмледән тәмле салат рецептлары
1. "Ак каен" салаты
Салат катлап-катлап ясала:
- майонез
- караҗимеш (шакмаклап турап)
- гөмбә кыздырып яки ит турап
- суган (бик аз гына)
- йомырка (кыргыч аша чыгарып)
- тазә кыяр (турап)
- майонез
Салатның өстен караҗимеш белән каен агачы каерысы сыман бизисе
2. Гөмбәле салат
Катлап ясала:
- майонез (тәлинкәгә сылыйсы)
- пешкән тавык ите (турап яки иттарткычтан чыгарып)
- суган (бик аз гына)
- майонез
- гөмбә (маринадланган шампиньоннар)
- йомырка (угычтан чыгарып)
- майонез
- апельсин (әрчеп, турап, салатның өстен бизисең)