Чәршәмбе
24.04.2024
15:02
Исәнмесез! Гость
RSS
 
Минҗановларның гаилә сайты
Төп Регистрация Керү
»
...

Меню

Теглар

Мини-чат

Статистика

Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Сайтка керү

Главная » 2013 » Май » 11 » "Белем җәүһәрләре- 2013" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
10:28
"Белем җәүһәрләре- 2013" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
"Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырыла.
«Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең максатлары, анда катнашу тәртибе, оештыручыларның һәм катнашучыларның хокуклары турында мәгълүмат бәйгенең нигезләмәсендә бирелгән.Форум кысаларында бәйге турында фикер алышырга мөмкин.

Бәйгедә катнашу өчен Сез үзегезнең сайтыгызның авторы булырга, сайтыгыз татар телендә эшләргә яисә аның тулы көченә эшли торган татар телле версиясе булырга тиеш! Сайтлар техник яктан эшләнеп беткән һәм кулланучыларыгыз өчен файдалы мәгълүматлар тәкъдим итәргә тиеш.

"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар 7 номинация буенча кабул ителеп алына:

  • "Укытучы - җәүһәр" номинациясе,
  • "Укучы - җәүһәр" номинациясе,
  • "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе,
  • "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе,
  • "Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе,
  • "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе,
  • "Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе.
Просмотров: 1153 | Добавил: Эндже | Теги: конкурс | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Баннерлар
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Баннер Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов

Һава торышы

Эзләү

Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Архив